Булат белән Гөлзәминәнең яңгырда очрашуы
– Әйтмә дә, телевизордан да мондый һава торышы җиткермәделәр бүгенгә, – дип, энесенең сүзен җөпләп куйды Гөлзәминә.
– Мин юлга чыкканда Мәскәүдә калган иде мондый погода.
– Менә бит, синең арттан кайтып җиткән.
Булат белән Гөлзәминәнең әңгәмәсе шактый вакыт һава торышын сөйләшүдән ары китмәде. Ул минутта һәркемнең күңеле үзенчә дулкынлана иде.
“Бер карында ятып, бер ананың күкрәк сөтен эчеп үскән туганнарның очрашуы болай булырга тиеш түгел иде кебек. Шул ике адымны якынайтырлык җылылык та калмаган инде әллә?! – дип үрсәләнде Гөлзәминә үз эченнән.
“Миңа булган үпкәсе бетмәгән, күрәсең. Ерагая барган араларны ничек тә якынайтасы иде”, – дип эчтән генә өзгәләнде Булат та.
Бар үпкәләрне онытып, җылы эзләп күрешкән ике җан бер-берсенең кочагына сыенып, җыелып килгән матур сүзләрне бер-берсенә әйтә алмый тилмерде.
Яңгырда шактый чыланып, эчкә салкын җил үтә башлагач, һава торышына тагын бер кат канәгатьсезлек белдереп, күрешүне йомгакларга чамалады Булат:
-Китим инде мин, апай. Кайтасы юл озын. Бар, син дә кайт, туңма, салкын тидерә күрмә... Исәнлектә күрешергә язсын!
Энесенең соңгы җөмләсе Гөлзәминәне сискәндереп җибәрде. “Әгәр дә язмаса?!”. Үзенең көфер уйларыннан үзе үк калтыранып куйды Гөлзәминә. Яшьле күзләрен энесенә төбәп, яңгырда юешләнеп, чалара башлаган чәчләреннән сыйпап, якын кешесен кочагына алды. Сүзләр артык иде бу мизгелдә. Күрешү шатлыгын озаккарак сузу теләкләре булса да, санаулы сәгатьләр бик тиз үтеп китте.
-Булат, гаиләңне алып, авылга кайтыгыз әле. Туган нигезгә җыелышыйк. Әни каберен зират итәрбез. Шул нигездә калган балачак хатирәләрен яңартырбыз, – диде Гөлзәминә, күз яшьләрен тыеп тора алмыйча.
-Кайтырбыз, апай, кайтырбыз. Эшләремне җайлап бетерү белән үк кайтып җитәрбез. Син көт кенә яме, апай, – диде Булат, уч төпләре белән яшьле күзләрен сөртеп.
Ел саен кызлары белән туры зиратка гына кайтып, кеше-кара күрмәгәндә, кичке эңгер-меңгер төшү белән, туган йорты ишегалдының хәтфә үләннәренә утырып ял итеп, әлеге нигездә яшәлгән һәрбер елны күңелендә яңартып, йөрәгенә ял һәм тынычлык алып китүе хакында сүз куертып тормады Булат.
Машина кузгалып киткәч тә, күздән югалганчы карап калды Гөлзәминә кадерле кешесен. Бу минутта җир шарында аннан да бәхетлерәк кеше юктыр кебек иде. Күктән яуган яңгыр да аңа бәхет тамчылары булып тоелды, әле кайчан гына тәннәрен өшетеп искән җил дә назлап, иңнәреннән кочкан сыман булды. Күңелдә таш булып торган үпкә хисе эреде дә, күз яше булып тышка бәреп чыкты. Яшьтән чыланган иреннәре берөзлексез: “Хәерле юллар сиңа, энем! Исәнлектә күрешүләр насыйп булсын!” – дип кабатлады.
Гүзәл Хәбибуллина.