Гөлҗиһанның каената белән низагы: гаилә таркалуы
Гөлҗиһан өлкәннәргә рәнҗемәсә дә, күз яшьләрен тыеп кала алмый. Ә иң йөрәгенә тигәне – ире аны һәм баласын яклап бер генә сүз дә әйтми. Ир кешенең үз сүзе булмасын инде... Хатын артыннан йортыннан чыгып китү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Аңа беркайчан да рәхсәт бирмәячәкләр.
Шулай итеп, “кирәк” өчен генә төзелгән гаилә ике ел эчендә кабат кавышмаслык булып таркала. Кыз әти-әнисе янына кайтып сыена. Үзен нахакка рәнҗетүләре өчен әрнесә дә, ул биредә күңеленә тынычлык таба. Тараеп, нишләсә дә гаеп табуларыннан куркып ире йортында узган вакытын кызганса да, бу чор үзләрендәге тыныч тормышны бәяләү, яшәү теләге арту өчен зур тәҗрибә бирә. Сине хөрмәт иткән кешеләр янәшәсендә авырулар да сизелми, арган-талчыккан да беленми икән ул.
Балаңны әтиле килеш әтисез үстерү кеше алдында азрак гарьләндерсә дә, көннәре нурга тула хатынның. Сау-сәламәт улының көннән-көн үсүен, аякка басуын, бакчага китүен, мәктәпкә керүен – барысын да тормышының иң күңелле, иң кадерле мизгелләре итеп күңел түрендә саклый ул.
Идриснең дә инде әти-әниләре бик өлкән яшьтә. Ут чәчкән, гайрәтле чаклары артта калган. Ялгышларны таныр, төзәтер өчен дә соңгарак калдылар. Улларының тормышын җимерүләрен, бәлки, эчтән генә аңлаганнардыр да, ләкин аны кычкырып әйтү өчен берсенең генә дә йөрәге җитми. Бик еракта да түгел, күрше авылда гына үз каннары аккан уллары үсеп килүен дә онытмаган алар. Ләкин аңа ялгыш кына да күчтәнәчләр юлламыйлар, хәлен белмиләр. Улым диеп дәшү турында уйларында да юк. Хәтта газиз әтисе дә аның янына бары тик елга бер тапкыр гына килә. Туган көнендә! Ир бала буларак, Рәис әтисен зырыгып көтеп ала. Аңа бәлки күчтәнәчләр дә кирәкмидер, ул аның акчасына да мохтаҗ түгелдер. Аңа әти назы, әти кайгыртуы, аның терәк булуы бик күпкә кадерлерәк.
Утыздан узып та үз сүзен батырып әйтә алмаган, тулы һәм парлы яшәр өчен үз урынында тора белмәгән ир Гөлҗиһанны кире кагып бәхетле булган дисезме? Бәхет бит ул кош баласы кебек җиңел генә килеп кунмый. Аның өчен тырышырга, тырмашырга, булганны саклый белергә кирәк. Дөрес, кабаттан өйләнә ул. Икенче җәйдә үк үз авылларындагы тормышка чыкмаган бер кызның кулын сорый. Әти-әнисе дә, күз алдында үскән үзебезнең авыл кызы, дип шатлана. Гаилә тормышы гына ялганып китә алмый. Күпме генә бала алып кайтырга теләсәләр дә бу йортка бары тик күңелсезлекләр генә килеп тора. Балаларының беренчесе үле туа, икенчесе туу белән күзләрен мәңгелеккә йома. Аннан хатынга бала табарга ярамый дигән шомлы сүзне җиткерәләр. Бу бәхетсезлекнең артында кечкенә нарасый, тууга ук кагылган, кыерсытылган Рәиснең һәм бу йортка килеп бер генә дә рәтле сүз ишетмәгән Гөлҗиһанның күз яшьләре ятуын авыл халкы, таныш-белешләр яхшы аңлый.
Балалы йорт – нурлы йорт, диләр. Бүген Гөлҗиһаннар йортыннан бәхет чаткылары сибелсә, Идриснең дөньяга бер генә дә елмаеп карамаган көннәре рәттән. Өлкәннәр мәңгелек түгел. Идрис белән Кафия йортта ялгызлары гына яшәп калгач моңаясы, үткән тормышларын барлап, хаталарын саныйсы көннәре әле алда.
Гөлҗиһанның сәламәтлеге бөтен булмаса да, тормышы шөкер итәрлек. Тән яраларын, авыруларны дару белән дәвалап була, ә менә үзең тудырган ялгыш һәм хаталарга, күңел яраларына дәва булырлык дарулар әлегә сатылмый. Бары тик вакыт һәм изге эшләр күңел тынычлыгын кайтарса гына.
Ләйлә Шиһабиева.