Нәфис абыйның ут күзле кыз белән танышуы
(язмышлар)
Яза торган кеше икәнемне кемнәндер ишетеп, урамда бер ханым туктатты:
- Йөрәгемне ничә еллар телгәләп торган язмыш турында сөйлисем килә. Шундыйрак хәлгә тарыган кешеләр өчен гыйбрәт булыр иде. Бәлки, уйланырлар, ничек кенә булса да андый хәлдән чыгарга тырышырлар. Үзләренең дә, якыннарының да сәламәтлеген какшатмаслар, тынычлыкларын җуймаслар иде, - дип башлады сүзен.
-Билгеле, сөйләгез, борчылмагыз, әгәр кеше язмышларына сез битараф түгел икән, бу бик яхшы. Күпләребез шундый булсын иде әле!
-...Тыңлагыз, алайса...Минем тормыш иптәшемнең якын гына туганы турында булыр сүз. Нәфис абыйсы. Алар - гаиләдә дүрт малай да – бар эшне, хатын-кызныкы, ир-атныкы дими эшләргә өйрәнеп, җиренә җиткерергә өйрәнеп үсәләр. Ата-аналары аларга бик яхшы, әйбәт тәрбия биргән. Шуңа да барысы да яшьтән үк туган-тумачага, әти-әнигә зур хөрмәт белән карый торган булалар.
Нәфис абый 1953нче елгы, төпчек малай. Абыйлары читкә китеп, төпләнгәч, ул авылда әти-әнисен карап кала. Шоферлар курсын гына бетә дә, колхозда ал-ял белми, эшли бирә. Кызлар карамаслык булмаса да, үз дигәне, күз төшергәне авыл тирәсендә очрамый. Бер җәйне күршеләре Зөлхәбирә апага бик ерак бер районнан сеңлесенең кызы килеп төшә. Чибәр генә үзе, ут күзле. Күршедә генә өйләнмәгән егет барлыгын белгәч, йомыш табып, Нәфисләргә килеп керә. Ике яшь йөрәк бер-берсен бик ошаталар. Очрашулар-кавышулар китә. Озакламый алар Нәфис өендә яши дә башлыйлар. Никах та укытып куялар. Ләкин берничә көн үтү белән үк, ничек шулай туры килә диген, Зинираның йөкле икәнен, кияүдә түгеллеген ишеттерәләр. Нәфис бу турыда Зинирадан сораша башлагач, ачуланып, ул кайдадыр читкә чыгып китә. Ирләр белән типтерә торгач, үле бала табуы турындагы хәбәр яшен тизлегендә авылга кайтып та җитә. Ул яшәгән җирдә Нәфиснең бер туган абыйсы гомер иткән була шул.
Нәфис абый берничә ай Зинираны бер күрергә зар-интизар булып яшәде. Ничек кирәк алай аны кешеләр аша эзләп табып, авылга кире кайтара алды ул. Әйбәт кенә гомер итә башладылар. Кайнанасы белән дә дус кына яшәде Зинира. Бер-бер артлы кыз һәм малай тапты. Ул балаларны ничек яратканнарын сөйләп-аңлатып бетмәле түгел. Кызларын бигрәк кадерләде алар, чөнки гаиләдә моңа кадәр гел ир бала гына таба килделәр шул. Курчак киендергән кебек йөрттеләр менә! Шәфкать туташы белеме булган Зинира, бу тирәдә һөнәре буенча эш таба алмагач, мәктәпкә пионер вожатые булып эшкә урнашты. Ә Нәфис абыйны күрсәгез лә! Башлары күккә тиде. Аңардан да бәхетле кеше юк иде бугай ул чорда. Эшенә дә чаба, йорт җирендә дә җимертеп эшләргә көче җитә.Тормыш җитеш, бар да бар. Зинирасын уч төбендә генә йөртми үзе. Ләкин бәхет дигәннәре биш-алты ел эчендә бөтенләй җимерелде. Зинира җиңгәбез ике баласын ияртеп үз ягына юл алды. Ни өчен? Беркем белми. Ләкин кире кайтмаслык итеп, законлы аерылышып кайтып китте. Шуңардан соң юк булды. Ә Нәфис абый бераз каңгырып йөрде дә, элеккегә караганда да чәмләнебрәк, башы белән эшкә чумды. Улы язмышы өчен хафаланган анасы түшәк өстенә ауды. Абыебыз аны бәби баккан сыман карады. Күп хатын-кыз да алай булдыра алмый торгандыр. Без, туганнар, хәл белергә өйләренә кергән саен шаклар ката идек. Йорт-җире җыештырылган, бар нәрсә үз урынында, бакчасы – гөл кебек. Читтәге абыйлары да кайткалады. Бар туганнар Нәфисне өйләндерергә тырыштык. Димләмәгән ялгыз укытучы, табиб – берәү дә калмады. “Беркем белән тормыйм!” – дип кырт кисте абзыебыз. Ни хәл итәсең? Оныта алмагандыр шул.
Җир йөзендә һәркемнең үзенә генә язган ярты кешесе – яры була диләр. Нәфис абый әнә шул бер сайлаган ярына гомере буе тугры калды. Зинирасы гына шуны аңламадымы, әллә ул алай санамадымы – без бу хакта, ничек кенә белергә тырышсак та, ачыклый алмадык. Сер сандыгын ачырга яратмый иде шул ул. Кайчакта югалып торгалаганы да ишетелде абыйның, ләкин балаларын күрергә генә булса да бара алгандырмы, анысын да белә алмадык. Алиментын ай саен ялгышмый түләп барды. Моңардан башка да бар тапкан акчасы балалары тарафына оча торды. Алар үзләре дә, әниләреннән дә шалтыраттырып, еш кына