Бик күпләре, шулай синең арттан Яраталар гайбәт сөйләргә.
Яраталар гайбәт сөйләргә.
Димәк, шаккатырып син аларны,
Өйрәнгәнсең алдан яшәргә.
Тикшерәләр синең тормышыңны,
Һич белмичә яла ягалар.
Аңла, дустым, синең бәхетеңә
Көнләшүдән кара яналар.
Бар нәрсәдән гаеп табар өчен,
Төрле кимчелекләр эзлиләр.
Аптырама һич тә, уйламыйча,
Синең уңышлардан көнлиләр.
Көнләштереп бөтен дошманнарны
Яши алсаң, димәк, син - солтан.
Үзең теләгәнчә корган үзгә
Тормышыңда булчы син олтан!
Гөлзадә Сафина