Замирның авылга китүе: әнисе командировкага китә
– Әү, улым? – хатын тизлекне киметә төшеп, көзге аша улына күз салды. – Ташла инде шул уенчыгыңны, Замир. Күзеңне бетерәсең бит. Тәрәзәдән табигатьне күзәтеп барыр идең ичмасам. Күр, нинди матурлык.
– Минем авылга барасым килми, әни, – малай планшетын сүндереп читкә куйды. – Бәлки, кире Казанга кайтырбыз? Мин зур бит инде, үзем генә дә яши алам.
– Улым, бу хакта сөйләштек бит инде. Мин ике атнага командировкага китәм. Үзеңне генә алай озакка калдыра алмыйм. Азга гына түз инде, улым. Азрак саф һава суларсың, дәү әниеңә чүп утарга булышырсың. Эшем бетүгә, мин сине кайтып алырмын. Без синең белән кинога да, футбол карарга да барырбыз, яме?
– Ярар… — диде малай авыр сулап. – Тик син тизрәк кайтырга тырыш, әнием.
– Авылда әйбәт ич инде улым. Рәхәтләнеп күрше малайлары белән урамда уйнарсыз.
– Анысы шулай. Тик мине Гөлнур апа яратып бетерми. Гел нигәдер орышырга гына тора. Юкса мин беркайчан да аның сүзеннән чыкмыйм. Өй эшләрендә дә булышам, Илнур белән дә уйныйм. Нигә мине яратмый ул, әни? Бервакыт хәтта: «Синең аркаңда бөтен тормышым җимерелде, синең янда гел бәла йөри», – диде. Дәү әнидән сораган идем, ул: «Гөлнур апаңның синең кебек игезәк уллары бар иде. Кечкенә вакытта үлделәр. Сине күргәч, апаң аларны исенә төшерә», – ди.
– Дәү әниең дөрес әйткән, улым. Син ачуланма Гөлнур апаңа. Орышса да, каршы дәшмә. Күпне күрергә туры килде аңа. Чыдап кына бетерә алсын.
– Ярар, — малай тәрәзәгә текәлеп уйга калды. Алсу да, эченнән генә улын кызганып, күңелендәге хатирәләрен яңартты.
***
…Улының сүзләре күптән булган мәхшәрле көнне кабат исенә төшерде. Гөлнурның Замирны яратып бетермәве хак, һәм моның өчен үпкәли дә алмый Алсу. Улларының үлемендә Замирны да гаепле саный шул хатын, гәрчә ул вакыттагы өч яшьлек сабыйның тамчы гаебе булмаса да.
Ул елны Алсуның ире Дамир юл халәкәтенә эләгеп һәлак булды. Көне-төне елаудан авыруга сабыша башлаган хатын бәләкәй Замирны, азрак тынычланганчы дип, авылга кайнаналаларына кайтарып куйды. Төп йортта гаиләсе белән Дамирның энесе дә яши иде. «Безнең игезәкләр Рамил һәм Ранил белән бергә уйнарлар, ике бала янына өченчесе дә сыяр», – дип, Алсуның бу карарын ул да хуплады.
Улын калдырып киткәч, Алсу хастаханәдә ятып чыкты, авыр уйларын азга гына булса да онытып тору өчен, яңадан эшкә чыкты. Улы хакына инде яңадан яши башладым дигәндә генә авылдан шалтыраттылар: «Балалар йөрәк даруы алып ашаган, тизрәк кайт!»
Алсуның аяк астында җир убылгандай булды. Эшендәгеләргә дә әйтеп тормыйча, авылга ашыкты.
Чәче-башы тузган, калтыранган хатынны кайнанасы Маһинур карчык каршы алды.
– Алар бульнистә, кызым, шунда бар. Мөмкин булса, мин дә синең белән барыйм. Сине көтеп ялгызым өйдә калдым. Билгесезлектән йөрәгемне кая куярга белмим.
– Ничек болай килеп чыкты соң, әни? Ни булды? Балалар исәндер бит? – дип бер-бер артлы сораулар яудырды Алсу бар көченә машинаның газ педаленә басып. – Замир исәнме, әни? Ник дәшмисең?!
– Белмим шул, балам. Аллаһы Тәгаләдән тезләнеп ялвардым исән калсыннар дип. Ишетә генә күрсен, Ходаем. Барысына да мин гаепле… – Карчык яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алды. – Балалар минем белән калды. Тавыкларга җим салырга дип азга гына ялгызларын калдырып чыгып киткән идем. Керсәм… Балалар хушсыз ята… идәндә буш дару кабы… Иртән йөрәгем чәнчеп торган иде. Шкафның өске бүлегенә куйган идем югыйсә. Ничек эзләп тапканнардыр…
– И, әни! – Алсу башка сүз әйтмәде. Карчыкны орышырга да, юатырга да белмәде. Улының исәнлегеннән башканы уйлый алмый иде ул.
Хастаханәдәге күренеш исә тагын да аяныч иде. Анда аларны тәмам югалып сүзсез калган Марат һәм елаудан шешенеп беткән Гөлнур каршы алды. Юатырга теләп каршысына килгән Алсуны хатын этеп җибәрде.