Тормыш җилләре
← К каналу

Гөлнурның игезәкләрен югалту фаҗигасе

– Барысы да синең Замирың аркасында! Синең малай аңына килде. «Дарулар әни бирә торган витаминга охшаган иде», – ди. Безнекеләр… Врачлар аларның гомере өчен көрәшә… Тик һаман үзгәреш юк…

Күпме генә тырышсалар да, табиблар игезәкләрне үлем тырнагыннан йолып кала алмадылар. Берничә сәгатьтән җан өшеткеч хәбәр җиткерделәр. Ул вакытта Гөлнурның җир тырнап шашынып елауларын гомердә онытасы юк Алсуның. «Мине дә үз яныңа ал, Ходаем. Балалардан башка мин барыбер яшәмәячәкмен», – дип ыңгырашты ул. Сәламәтләнеп килгән Замирны күргәч исә бөтенләй чыгырыннан чыкты.

– Нишләп витаминнарыңны үзең генә тыгынмадың, малай актыгы? Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? Ник дәшмисең? – дип җилтерәтте ул баланы. Малай куркуыннан илереп еларга тотынды. Алсуга, улын алып, дәшми генә Казанга кайтып китүдән башка чара калмады. «Үлгән артыннан үлеп булмый. Шулай язган булган», – дигән коры юату сүзләренең кирәксез булуын ул яхшы аңлый иде.

Әлеге вакыйгадан соң озак кына авылга кайтмый торды Алсу. Гөлнурның күзенә күренүдән, яраларын кузгатудан курка иде. Кайнанасына әледән-әле шалтыратып хәлләрен белешеп торды.

…Нарасыйларын җир куенена салган Гөлнур исә аздан гына акылыннан язмый калды. Бик озак хастаханә юлларын таптады. Ире Марат белән дә чак аерылышмадылар. Көндәлек елау-кычкырышулар ирнең дә нервларын какшатты. Үз гомерендә күп авырлык күргән сабыр Маһинур карчык кына ярдәм итте гаиләне саклап калырга. «Азрак сабыр ит, улым. Хатын-кыз өчен бала – бәгырь ите. Тора-бара бар да җайланыр. Авыр вакытта хатын-кызны ташлау бер дә ирлек түгел. Атаң бу кыланмышыңны хупламас иде», – дип киленен яклады…

Боларның барысын да Алсуга Марат үзе сөйләде. Яшәү тәмен югалткан иргә серләрен бүлешер өчен кеше кирәк иде. Күптән түгел тормышындагы иң газиз кешесен – ирен югалткан Алсу аларны бик яхшы аңлый иде. Иргә булдыра алганча төпле киңәшләр бирергә тырышты.

Тормыш үз агышын дәвам итә. Еллар үткән саен, онытылмаса да, кайгылары басыла төште. Игезәкләрнең үлеменә биш ел дигәндә, Гөлнур белән Маратның тагын бер нарасыйлары Илнур дөньяга аваз салды. Бу бала аларга алга таба яшәргә көч бирде. Күңел яраларын азрак төзәтергә ярдәм итте.

Гөлнур алдында үзен гаепле итеп тойса да, сирәк кенә булса да Замирны авылга кайтарудан башка чарасы юк иде Алсуның. Елга бер-ике тапкыр эшеннән командировкага җибәрәләр. Үз әнисе күптән вафат булганлыктан, улын калдырырга башка якын кешесе юк. Инде байтак вакыт үтүгә карамастан, Гөлнурның һаман да Замирны яратып
бетермәвен белә хатын. Малайны күргәч аның үз улларын искә төшергәнен дә аңлый. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, Алсуга китәргә кирәк чакта Замирны лагерьга җибәрергә мөмкинлек чыкмый. Я юлламалар беткән чак була, я вакыты туры килми. Шуңа күрә, улын кызганса да, үгетләп авылга кайтарып куюдан башка чарасы калмый.

Замир исә бу хәлләрне генә түгел, Рамил белән Ранилны да бөтенләй хәтерләми. Ул хәлләрне сөйләп, Алсу да баланың күңелен җәрәхәтләргә теләми.

***
… Командировка шактый уңышлы үтте. Ике атнага сузылырга тиешле эшләрен беренчесе үткәнче үк тәмамлап, вакытыннан алда кайтып төште Алсу өенә. Замирны барып алганчы дип, көне буе фатирын җыештырды. Киләсе атнада булачак матчка билетлар, кибеткә кереп улы күптәннән хыялланган, һавада очып барышлый видео төшерә торган вертолет алып юлга чыкты.

Тик кайтып җиткәч аның күтәренке кәефе челпәрәмә килде. Капка төбенә кадәр ачык, өйдә исә беркем дә юк иде.

– Алар барысы да су буена йөгерде. Балалар белән нидер булган бугай, – диде күрше карчыгы нишләргә белмичә әрле-бирле йөргән хатынны күреп. – Әле күптән түгел генә киттеләр. Ни булганын әйтеп тормадылар.

Калтыранган куллары белән машинасын кабыза алмый интеккәннән соң, Алсу, ачкычын чирәмгә ташлап, су буена йөгерде.

Күл буена җыелган халыкны аралап, Алсу туганнары янына атылды. Анда Илнурны җылы киемнәргә төреп кочаклаган хәлдә Гөлнур үксеп елый иде.
← Предыдущий пост – Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай п… Следующий пост → 🙋‍♀️ НАНОБАЛЬЗОМНАР ТУРЫНДА ИШЕТКӘНЕГЕЗ БАРМЫ❓ 🍀Минем белән килешәсездер, чирсе…
Другие главы канала «Тормыш җилләре»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 06.05.2026
Күп нәрсәгә исем китми хәзер- Дөнья үзе шулай өйрәтте. Ялкыннарга салып яндырды …
👁 1 678 просмотров
Глава от 23.04.2026
Рәмзиянең бөтен уңышсызлыклары һәм мәшәкатьләре Халидәгә дә тәэсир итте. Әтисе а…
👁 2 398 просмотров
Глава от 23.04.2026
Халидә һәм Рәмзия бертуганнар. Халидә – гаиләдә олы бала, әнисе кызы. Ә Рәмзия б…
👁 2 262 просмотров
Глава от 20.04.2026
Йөгән салып юк-бар уйларыма, Мин бүгеннән камыт кидерәм Тынгысызлап торган шөбһә…
👁 2 920 просмотров
Глава от 20.04.2026
Күңелегез түрләренә Кояш элегез! Якты мизгелләрдән торсын Туар көнегез! Шау-гөр…
👁 2 913 просмотров
Глава от 10.04.2026
Сердэш. ХАКСЫЗ КАГЫЛМА КЕШЕ КУҢЕЛЕНӘ, КӨЧЛӘП АЛМА АНЫҢ СЕРЛӘРЕН. ТЕЛ ЧАРЛАУЧЫ,Г…
👁 3 844 просмотров
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
🔍
Архив всех постов Макс
Поиск по тексту среди 6,577,003 постов из 199,561 каналов. Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 7 дней доступа
далее 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽
или войти, если уже есть аккаунт

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки с днем рождения
Самые красивые открытки с днём рождения и не только! Каждый день — новый повод для праздника: поздравления с 1 Мая, первомайские картинки, пожелания и праздничные открытк…
👥 338 328 · -2 008/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 275 307 · +3 376/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Zлой Пруф — это беспощадная политическая сатира, разоблачения и мемы о России. Здесь нет места жалости: только острые факты, язвительные коммента…
👥 244 973 · +4 895/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Авторский канал Никиты Шульгина: откровенно, с юмором и без цензуры. Личные мысли, жизненные истории, провокации и честный взгляд на происходящее. Контент для тех, кто ус…
👥 209 662 · -899/7д
@mari_llokel
Марьяна Локель
Хей! Это Марьяна Локель! Добро пожаловать в мой официальный канал в MAX! Здесь я делюсь личными новостями, общаюсь с подписчиками и показываю свою жизнь без фильтров. П…
👥 201 462 · -1 899/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Авторский канал Сони Сафаровой — личный взгляд на жизнь, мысли и вдохновение. Здесь нет шаблонов: искренние заметки о путешествиях, саморазвитии, творчестве и повседневны…
👥 185 013 · +1 437/7д

Популярные посты канала «Тормыш җилләре»

Тормышның тискәре якларын күрмәсәң, яшәве җиңелрәк. Тормышны, язмышны катлауландырмыйча, бар булганнан кәнәгать булып яшәргә тырышырга кирәк…
👁 11 859 просмотров
ҮЗЕҢ ГЕНӘ БЕЛ. Әгәр үзе чыгып сөйләмәсә, Ничек икәнлеген тормышы. Бер кем аны белә алмас иде, Ничеклеген аның торышы. Синең тормыш-…
👁 11 536 просмотров
Ә кичен үк аның хатыны шылтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле сөйләште. “Очрашыйк, сөйләшик”, - диде. Ләкин Рәмилә фотолар алыш…
👁 11 224 просмотров
Бала үскән саен җитдиләнә барганын бар гаилә әгъзалары да күреп-сизенеп торды. Араларында аеруча сизгер әнкәләре Галия апа, кызы белән кияве…
👁 11 075 просмотров
карамый, үзгәртә, башкасы я язмышын яңадан язарга батырчылык итми, я теләми. - Дөрес, Рәмзилә. Ләкин язмышка уфтанып утыра алмыйсың. Гомер б…
👁 10 993 просмотров
гаҗәп, кузгалып китү белән, бала Рәмиләгә сыенып, аның изүен ачкан пәлтәсе эченә кереп үк бетеп, тынып калды. -Язмышы белән күнде, ахры, - д…
👁 10 957 просмотров
Җиңелмичә, бирешмичә генә Үз юлыңнан атла, адашма Син уйлаганча гына да булмас Әзер әйбер көтмә, алдашма. Яшәп кал, яшьнәп кал, янып кал Си…
👁 10 931 просмотров
Гомергә онытылмас хисләр (хикәя) Кыш соңга калды быел. Иртән иртүк агачларга бәс кунганлыктан, алар ап-ак, ә җир йөзе әле кап-кара. Җирдә кө…
👁 10 780 просмотров
Ел артыннан ел узды. Зөлфиягә сигез яшь тулды. Зөбәйдә ире һәм ике улы белән туган нигезгә кайтты, бу вакытта Әминә апасы белән Зөлфия дә ал…
👁 10 511 просмотров
Мәхәббәтебез шунда гына чынлап чәчкә атты бугай. Бишенче курсны беткәндә гаиләсе белән дә таныштырды. Әти-әнисе дә якын күрделәр. Бигрәк тә …
👁 10 464 просмотров
Тудырган гына ана түгел... (хикәя) 1 Ришат өйгә озын керфекләре яшьләренә манчылып, сөмсере коелып кайтып керде. - Әни, нәрсә ул балалар й…
👁 10 358 просмотров
- Алырдай бер кечкенә кызчык бар, ләкин мин аны алмаска киңәш итәр идем, авыру бала ул. - Ярый соң, мин аны терелтү өчен барын да эшләрмен, …
👁 10 212 просмотров
Зәринәнең дус кызы Айгөл белеме буенча психолог. Ничек кенә ярдәм итергә тырышмады ул ахирәтенә! "Син кечкенәдән үзеңне әтиеңә кирәкмәгән ба…
👁 10 169 просмотров
җитте. Артка юл юк икәнен әтисенең усал карашыннан аңлады, Зөлфия кечкенә сеңлесенең кулында йоклаган килеш калды. Кияүдәге яңа тормыш Зөб…
👁 10 136 просмотров
“Гафу ит, кызым! Гафу ит ит инде мине... Бүгенге акылларым булсамы? Минем дә, синең дә тормыш башкача булыр иде шул, – дип, юлга кузгала баш…
👁 10 120 просмотров
Нишләргә соң? Кем аңа киңәш бирер? Әбисе дә икенче ел җир куенында ята шул, хет аның янына кайтып сыеныр иде. Бер карасаң, бәлки әбисенең бу…
👁 10 079 просмотров
Яңа елның тәүге көне Аяк басты җиһанга. Ипләп кенә басып үтәм Яңа яуган карларга. Аа-ак карның бөртекләре Назлап куна битемә. Ак карлардай …
👁 10 019 просмотров
белән бүлешергә кирәк бит инде. Ничек итсә итте, түзде Зәринә, телефоннан хәбәр итмәде. Инде Ирек кайтырга санаулы гына көннәр калды. Кыз к…
👁 10 003 просмотров
Кешеләр дөреслекне ишетер өчен түгел, ә ялганны ишетер өчен сорау бирәләр!
👁 9 930 просмотров
Якынлашып килүче Яңа Ел белән! Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек ,озын гомер ,күтәренке кәеф,шатлыклы елмаю, куанычлы хәбәрләр ишетергә,…
👁 9 896 просмотров
🏷 Темы и теги
#татарские стихи #татарская поэзия #душевные тексты #татарский язык #поддержка и тепло #рассказы на татарском #Разное
📋 О канале Тормыш җилләре
Нинди генә җилләр исмәсен яныгызда терәк булырдай якыннарыгыз, җилдән саклап калырдай дусларыгыз булсын!😊🙏🌺

Төркемдә сез бик күп шигырьләр, хикәяләр һәм төрле язмалар күрә алачаксыз. Рәхим итегез🤗
📊 Аналитика канала «Тормыш җилләре» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.